Сэламэтлек - зур байлык

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Әзерләде: Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучы- сы Юсупова Г. И.
Максат. Укучыларда сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау. 1. Стенд Саулык – зур байлык;
2. Язмалар: Сәламәтлек, Дөрес туклану,
Актив эшчәнлек, Уңай кичерешләр.
3. Төрле ризыкларның рәсемнәре. (Файдалы
һәм зарарлы ашамлыклр уены өчен. )
4. Сәламәтлек агачы.
5. Сәламәтлек театры өчен маскалар, дару үләннәре, бал салынган савыт, алмалар һ. б.

Кичә үткәрелгән бүлмә театр өчен яраклаштырып бизәлде.
План.
1. Сәламәт булу өчен дөрес туклану кирәк.
Файдалы һәм зарарлы ашамлыклар уены.
2. Актив эшчәнлек нәрсә ул?
Саулыгым – байлыгым стенды буенча эш.
3. Уңай кичерешләр - сәламәтлек билгесе.
Берничә ситуация тәкъдим итү.
4. Сәламәтлек театры.
5. Сәламәтлек агачын яшелләндерү.
Кичәнең барышы.
1. Укытучы. Сәламәтлегебез үз кулыбызда дигән кичәбезне татар халык мәкален тыңлап башлап җибәрик әле.
Акчаңны югалтсаң - бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны югалтсаң – күп нәрсәне югалтасың, ә сәламәтлегеңне югалтсаң – барысын да югалтасың. Ни өчен шулай дип әйтәләр?
-Сәламәтлек кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк. Бер югалтсаң, аны кире кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк.
Укытучы. Әйе, укучылар, бик дөрес. Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык, дип юкка гына әйтмиләр бит. Сәламәтлек - ул физик һәм рухи иминлек,күңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр белән яшәү.
Сәламәт булу өчен иң мөһиме – дөрес туклану. Безнең организмыбыз без кабул иткән ризыклар хисаб

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: