Сэламэтлек - зур байлык

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3

һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен, безгә миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер – береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.
Берничә ситуация тәкъдим итү.
1. Сез урамнан әйткән вакытыгыздан 3 сәг. соңарып кайттыгыз. Сезне ачулы кыяфәттә әниегез каршы ала. Сез нишлисез?( Истә тотыгыз: сездә ачулы караш булырга тиеш түгел. )
2. Сез 2ле билгесе алдыгыз һәм сезгә моның өчен эләгәчәк. Әти - әниегезгә нәрсә дип әйтерсез? Алар урынында булсагыз сез нишләр идегез?
Димәк , балалар, үзеңә кешенең нинди карашта булуын телисең, башка кешегә син дә шундый карашта булырга тиеш. Бу уңай кичерешләр - сәламәтлекнең өченче кушылучысы. Берегез дә моны истән чыгармагыз.
Сәламәтлегебезнең үз кулыбызда икәнлегенә төшендек .
Аны саклау бары үзебездән генә тора, балалар.
Тактага беркетү. Сәламәтлек дөрес туклану актив эшчәнлек уңай кичерешләр
Җыр Кояшлы илҗырының көенә башкарыла.
Сәламәт булыйк.
Сау – сәламәт булыйк без.
Витаминнар ашыйк без.
Карлыганы, балы да
Бик файдалы бары да
Шуны истә тотыйк без.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигәннәр.
Шуны истән чыгармыйк.
Саф һавада уйнагыз
Зарядка да ясагыз
Гел сәламәт булыгыз.
Сау – сәламәт булыгыз.
Елмаегыз, көлегез.
Сәламәтлек – бәхет ул
Аның кадерен белегез
Сезгә шуны телибез.




Страницы: <<  <  1 | 2 | 3
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: