өзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. « Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!
1 нче укучы.
Күтәренке күңелле,
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын!
2 нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең Әлифба бәйрәме –
Котлагыз безне бүген.
Укучы малай. Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Укучы кыз. Кулыбызда безнең
Яңа Әлифба.
Менә монысы «а»,
Менә монысы «ба».
Укучы малай. Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан иҗекләп
Укый башлыйбыз. Китап җыры җырлана
Белмәмеш. Без ялгышмадыкмы икән? Салавыч лицеена Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.
Укытучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз!
Шәвәли, Белмәмеш. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Шәвәли. Мин – Шәвәли, шук малай,
Үткен малай, ут малай!
Мин бик уңган, өлгер мин!
Юк-бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин,
Җыйнак мин! Мин, мин,
Мин, бик тыйнак мин!
Белмәмеш. Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли?! Күп белсәгез, әйтегез әле, Әлифбада ничә хәреф?
I сыйныф укучысы. Белмәмеш, син ачык итеп әйт әле, Әлифба сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?
Белмәмеш (иңбашларын җыерып). Менә инде тагын! Ничә хәреф беләсез, дип сорыйм ич мин!
Укучы. Әлиф
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>