лар шартлата алмыйлар. )
Шәвәли. Әфсен-төфсен,
Шайтан үтсен,
Җилләр иссен,
Төтен чыксын,
Шар серен ачсын!
(Шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә. )
Укытучы. Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?
Укучылар. Мин! Мин! Мин!
(Шардагы язуга табышмаклар язылган. Укучылар укыйлар, җавапларын табалар. )
Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк.
Аның белән күрешмәгән,
Киңәшмәгән кеше юк.
(Китап)
Күрсәтергә юк кулы,
Эндәшергә юк теле.
Зирәклекне, тырышлыкны
Күрсәтеп тора үзе.
(Бишле билгесе)
( Өйрәтәләр мәктәпләрдә җыры)
Укытучы. Укучылар, «табышмак» сүзенә кергән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр төзер.
(Магнитлы хәрефләр белән тактада сүзләр төзелә. )
Укытучы. Бу «могҗизалар кыры»на нинди сүз яшерелгән икән?
(Укучылар хәрефләр әйтәләр. «Туган тел» дип бергәләп укыйлар. )
1 нче укучы. Әле күп укымасак та,
«Туган тел»не беләбез.
Бу – Тукай абый бүләге,
Кадерле җыр, диябез.
(Туган тел җыры башкарыла)
(Безнең бит серле сандыгыбыз бар. Сандык безгә сыйныфның иң-иң акыллы, яхшы, тырыш баласын әйтеп бирер. Кем икән ул?. Әйдә карагыз әле. Ләкин кычкырып әйтмәгез, ярыймы?. Хәзер мин күрсәтәм.
(Укучыларны бәйрәм белән ата-аналар, мәктәп дирекциясе, китапханәче, кунаклар, өлкән сыйныф укучылары тәбрик итә, бүләкләр тапшыралар. )
Сценарий төзегәндә М. Җәлил, Ә. Габиди, Ш. Галиев, Р. Корбан, Р. Вәлиуллин һ. б. шагыйрьләрнең шигырьләре дә файдаланылды.
Страницы: << < 3 | 4 | 5