br/> (Сәхнәгә Камилә белән Ильяс чыга)
Ильяс. Ай-яй, каләме үткен Гаделнең! Булдырды!
Камилә. Әйе. . . Разил абый бәхетле шул, укып бетергәненә - 50 ел, ә аны һаман да онытмыйлар.
Ильяс. Нәрсә майтарды икән ул онытылмаслык?
Камилә. Малайлар шулай инде ул! Ул Шәңгәлче урта мәктәбендә укыган.
Ильяс. Бүген аны тәбрикләргә Шәңгәлче укучылары да килгән бит!
Ильяс. Әйдә, сүзне үзләренә бирик.
11 нче слайд. Шәңгәлче укучылары ансамбле.
(Сәхнәдә Камилә белән Ильяс күренәләр)
Ильяс. Ә-ә-ә. . . Ышанмыйсыңмы?!
Камилә. Мин ишеткәннәргә түгел, ә үз күзем белән күргәннәргә генә ышанам!
Ильяс. Ярый соң, менә кара! Сәхнәдә булачак зур, талантлы шагыйрь, ул - мин, 7 нче мәктәптә укыйм. Әтием турында шигырь яздым. Тыңлап карагыз әле.
12 нче слайд. Гыйниятуллин Ильяс чыгышы.
(Камилә, исе китеп, аңа карап тора)
Камилә (шаяртып) Әбиең язып биргәндер әле!
Ильяс (үпкәләп) көнләшәсең син!
Камилә. Шаяртам Ильяс! Шигырең шәп синең!
Ильяс (күңеле булып). Эх, әби дигәннән, аны күптәннән күргәнем юк инде.
Камилә. Без әле бу атнада гына авылда булдык. Күчтәнәчкә кило ярым прәннек алып кайткан идек.
Ильяс. Ә безнең әби гел үзе килә. . . Ә миңа рәхәт! (сөенеп) Сине аркаңнан сөеп уяталар, яраталар. . .
Камилә. Ә менә безнең бер катнашучыбызга әбисе үзе килгән. Әйдә сүзне аңа бирик әле.
Ильяс. Сәхнәдә 15 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Федорова Карина "Әби килде".
13 нче слайд. Федорова Карина.
Камилә. Ай-яй бездә талантлар күп! Булдырдың Карина! Афәрин!(күрә, Ильяс моңсу, янына барып): Чү, ни булды сиңа?
Ильяс (уйланып) Әле уйлап торам да, бабайларны гел онытабыз шикелле. . . Алар да безне ярата бит.
Камилә. Дөрес уйламыйсың! Менә, мәсәлән, 11 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучы
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>