былып, икенче турга узды.
6 нчы слайд. 2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы.
2 а. б. 2015 нче ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, Түбән Камада Г. Тукай исемендәге ял һәм уку паркы ачылды. Бу милли үзәк, милли рухлы урын укучыларны иҗатка тагын да якынлаштыра. . . Үзеннән яшерен илһам көчен бирә төсле. . .
1 а. б. Син хаклы, нигә дисәң, безнең бәйгедә катнашучыларыбыз да Тукайга багышлап шигырьләр иҗат итәләр. Мәсәлән, 8 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Эльмира "Тукай паркы"на багышлап шигырь язган. Сәхнәгә рәхим ит, Эльмира!
8 нче слайд. Рәхмәтуллина Эльмира чыгышы.
2 а. б. Ай-яй булдырдың син! Тукай тудырган геройлар - Кәҗә белән Сарык, Су анасы белән тарак урлаучы малай, Шүрәле белән Батыр атлы егет һәм башка геройлар янына барып кайткан төсле булдым.
1 а. б. Быел бөек шагыйребез - Габдулла Тукайның тууына да 130 ел тулды. 25 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Әһлиуллина Әдилә шул тәэсирләрдән туган "Тукай" дип аталган шигырен сөйләп китәр.
9 нчы слайд. Әһлиуллина Әдилә чыгышы.
(Камилә белән Ильяс сәхнәгә чыгалар)
Камилә. Ильяс, ә син мәктәптә тырышып укыйсыңмы ул?
Ильяс. Төрле чаклар була инде. . . икеле алсаң, өеңә синнән алдан кайтып җитә!
Камилә. Ә син беләсеңме, тырышып укысаң, зур кеше булачаксың, әбием шулай ди, алма син ул икелеләрне!
Ильяс. Мин әле болай да үсәчәкмен, әнием боткалар ашасаң, тиз үсәрсең, ди.
Камилә. Танылган кеше буласың дим. . . Разил абый кебек. Менә быел аның мәктәпне тәмамлавына - 50 ел. Шул уңайдан аңа 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Сибгатов Гадел "Мәктәпкә - 50 ел" дигән шигырь язган.
Ильяс. Әйдә, тыңлап карыйк! Сүз сиңа, Гадел!
10 нчы слайд. Сибгатов Гадел чыгышы. <
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>