Равил Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Дәрес темасы. Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.

Метапредмет -- укучыларга экологик тәрбия бирү.
Предмет -- шагыйрь Р. Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Табигать кочагында" әсәрен өйрәнү.
Шәхескә кагылышлы -- балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү, ныгыту.
Материал: дәреслек, эш дәфтәре, Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы /дәрес барышында күрсәтелә/.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
Укучыларның Мәгъсүм Хуҗинның "Туган көн" тексты үрнәге буенча язылган эшләрен тыңлау.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Әңгәмә оештыру: "Минем яраткан ел фасылларым" /юнәлдерүче сораулар бирелә/.
Сез нинди ел фасылын яратасыз?
Ни өчен?
- Сез я кыш кына, я җәй вакыты гына булуны теләр идегезме? һ. б.
3. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә нинди тема турында сөйләшербез?
/Укучыларның фаразлавы: табигать турындадыр, чөнки табигать турында сораулар бирәсез/
- Дөрес укучылар, без сезнең белән табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез һәм шагыйрь Р. Фәйзуллин иҗаты белән танышачакбыз, аның табигатькә багышланган әсәрләрен укырбыз.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Автор белән танышу.
Укытучы сүзе: "Равил Фәйзуллин - татар шагыйре". Шагыйрь турында мәгълүмат биргәндә презентация материалында Р. Фәйзуллинның тормышына, иҗатына багышланган слайдлар күрсәтелә, язучының шигырьләрен, ки

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: