Равил Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

тапларын күрсәтеп, тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Дәреслек белән эшләү. Укучы Р. Фәйзуллин турында белешмәне укый.
Укучыларның текстны аңлау дәрәҗәсен тикшерү: сорау - җавап формасында эшләү. 83 нче биттәге 1 -- 3 нче биремнәр эшләнелә.
Сүзлек белән эш: яңа лексика белән танышу, сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язу.
Аудирование. Равил Фәйзуллинның "Табигать кочагында" шигырен уку.
Әңгәмә:
Шигырь нәрсә һәм кемнәр турында? Алар нишлиләр? һ. б.
Шигырьне укучылар үзлекләреннән укыйлар.
Укучылар шигырьнеяңа лексиканы кулланып тәрҗемә итәләр.
Берничә укучы шигырьне кычкырып укый.
"Кайсы сүз артык?" уены. Әсәрдә булмаган сүзләрне әйт. Гөлчәчәк, кояш, куак, җил, елга һ. б.
Биремнәр һәм сораулар, эш дәфтәрендә эшләү.
Дәреслектән 4 -- 6 нчы биремнәр эшләнелә.
Эш дәфтәрендәге биремнәр эшләнелә:
а) Сүзләрне тәрҗемә итеп җөмләләр язу өлешен, чылбырлап, бер укучы әйтә, калганнары яза (комментарияле язу).
ә) 2 нче күнегүне эшләү. Әңгәмә формасында башкарыла: укытучы, таблицаны тутырганда, параллель рәвештә укучылар белән "Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк" дигән темага сөйләшү оештыра, балалар таблицаны тутыралар.
III. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
- Дәреслектәге 7 нче биремне эшләү. Бу бирем эшләнгәндә, шигырьнең эчтәлеге тулысынча яңадан кабатланыла.
- Дәрестә нинди материалны кабатладык?
- Нәрсәләр турында сөйләштек?
- Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
2. Дәрескә йомгак ясау: йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сорауларга җавап эзләү:
-- Ни өчен без табигатьне сакларга тиеш? (Туган илебез матур булсын өчен. )

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: