Татар теленнән "Җөмлә. Әйтү максаты һәм тыныш билгеләре буенча җөмлә төрләре" темасына дәреснең
технологик картасы
Максат. Җөмлә турында белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.
Бурычлар:
дидактик:
җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү, әйтү максаты һәм интонация буенча җөмлә төрләрен өйрәтү өчен җирлек тудыру;
үстереш:
логик фикер йөртүне, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен, грамоталы язу, дөрес интонация белән уку күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;
тәрбияви:
туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек, туган як табигатен ярату, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру;
сәламәтлекне саклау:
эшчәнлекнең төрле төрләрен һәм актив ял итүне, ИКТ кулланып, сыйныфта комфортлы һәм ышанычлы атмосфера тудырып укучыларның сәламәтлекләрен саклау.
Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Предмет нәтиҗәләре: сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты һәм интонациясе буенча төрләрен аеру, җөмлә ахырында тыныш билгесен кую, дөрес куллану.
Танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын
файдалану, модельләштерү.
Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.
Регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.
Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.
Төп төшенчәләр:
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>