Праздник следопыта

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Әй синең ул хәерче себеркеңгә ышансаң, йә ватылып калыр дидек тә җәяү барырга булдык. Без бу нәни дусларны сынадык инде, кайтабыз.
Убырлы: Туктагыз инде. Мин әзрәк сынап карыйм, сез көтеп торыгыз, утыртып алып кайтырмын. Алай җиңел генә эзтабар булып булмый әле ул. Минем дә сезгә әзерләгән сынауларым бар. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм ә сез җавап бирерсез. (Табышмаклар әйтелә)
Менә сез хәзер икенче класс укучылары . Ә менә мәктәп сумкасын дөрес итеп тутыра беләсезме соң әйдә тутырып карыйк әле. (Мәктәп сумкасын тутыра дөрес тутырмаса аңлатасы, шулай ук тутырмый калдырган әйберләрнең дә ни өчен калганлыгын аңлатасы) Әйдәгез миңа 1-2 шигырь дә сөйләп, берәр җыр да җырлап күрсәтегез инде.
9. Эзтабарлар булгач без
Бик тырышып укырбыз.
Ярышларда сынатмабыз
Гел беренче булырбыз.

10. Эзтабарлар, варислар белән
Һәрчак алда атларбыз.
Үз бәхетебезне үзебез
Шулай эзләп табарбыз.

Җыр
Убырлы: Ярый сез бик күп беләсез икән. Мин дә сезне эзтабар булырга лаеклы дип табам. Әйдәгез бәйрәмегезне дәвам итегез.
Белем патшасы: Кара бу саран Убырлыны. Үзе нинди затлы машинага утырган, ә үзе шушы нәниләргә бер бүләк тә алып килмәгән.
Убырлы: Әй карт хәтер, алып килдем, урманнан кадәр алып килдем. (Бүләкләрен бирә)
Пед. организатор: Укучылар сезне белем патшасы да, Белмәмеш тә, Убырлы да бик сынадылар, алар сезне эзтабар булырга лаеклы дип таптылар, ә сез үзегез эзтабар булырга телисезме, чын эзтабар булырга вәгъдә бирәсезме соң?
Вәгъдә: Мин (Исем, фамилия) үрнәк эзтабар булырга, эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.
Пед. организатор: Менә без сезгә эзтабар билгеләре тагабыз, Әйдә Белмәмеш, Белем патшасы, Убырлы килегез әле бирегә, булышыгыз әле миңа билгеләрне тагарга. (Укучыларга эзтабар билгеләре та

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: