Эзтабар бәйрәме
 
 Пед. организатор: Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыйналдык, бүген 2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итәчәкбез. Алар инде менә 2 ай дәвамында эзтабарлар турында күп нәрсәләр өйрәнделәр, эзтабар булырга әзерләнделәр. Әйдәгез аларны сәхнәгә чакырыйк әле. (Чыгып тезеләләр). Хәзер сүзне аларга бирәбез. 
 
 1. Бүген бездә зур тантана
 Елмаю йөзебездэ,
 Эзтабарлар - кыю халык
 Булабыз һәммәбез дә
 2. Безнең класс, тату класс,
 Юк ! - дидек начарлыкка. 
 Өтәвенә һәркайсыбыз 
 Беркадәр начальник та
 
 3. Сугышмыйбыз, елашмыйбыз. 
 Бик тәртипле йөрибез. 
 Бик яхшы билгеләр алып,
 Укып яткан көнебез. 
 
 ( Белем иле патшасы керә)
Белем иле патшасы: Нәрсә мактанып ятасыз, сугышмыйбыз дисезме, тәртипле йөрибез дисезме? Әле бер көнне генә коридордан йөгереп уздыгыз бит. Бу тәртип бозуга кермиме? Я әйтегез әле, тагыш шулай йөгерерсезме? (балалар җавабы) Бүген эзтабар булырга җыенасыз икән, хәзер әйтеп карагыз, кемнәр соң алар эзтабарлар ?
 4. Кем укуда иң оста,
 Китап-дәфтәре чиста-
 Ул баламы? Ул бала-
 Уңган бала-
 Эзтабар дип атала. 
 
 
 5. Кем булыша зурларга,
 Кем бик оста җырларга,
 Ул баламы? Ул бала-
 -Уңган бала-
 Эзтабар дип атала. 
 6. Кем яратмый өчлене
 Ычкындырмый бишлене-
 Ул баламы?
 Ул бала
 -Уңган бала-
 Эзтабар дип атала. 
 7. Кем ялкаулыкны сөйми,
 Кем туры-дөрес сөйли-
 Ул баламы
 Ул бала 
 Ул бала уңган бала
 Эзтабар дип атала. 
 8. Кем ярата кошларны,
 Кемнең бик күп дуслары-
 Ул баламы?
 Ул бала
 -Уңган бала
 Эзтабар дип атала. 
Белем патшасы: Күрәм, сез мин уйлаганнан күпкә яхшырак укучылар булып чыкт
		Страницы: 1 | 2 | 3 > >>
