Праздник следопыта

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ыгыз бит әле. Сез хәзер эзтабар булгач, походларга йөрерсез, табигатьтә болай да күп буласыз инде сез. Хәзер мин тагын сынап карыйм әле сезне. Агачларны, кошларны таныйсыз микән сез?
(Агачлар, кошлар күрсәтелә)
Белмәмеш керә: Ай-яй күп белүчеләр җыелган икән монда. Нәрсә, сезнең минем кебек Белмәмеш буласыгыз килми мәллә. Менә бер нәрсә дә белмәгәч миңа шундый рәхәт. Укытучылар сораса да белмим дип тик торам. Ник эндәшмисез, минем кебек Белмәмеш буласыгыз киләме, килсә өйрәтәм
Балалар: Юк безнең күп беләсебез килә.

Белмәмеш: Тәк, "белгечләр", әйтеп карагыз әле, Эзтабар кагыйдәләре ничек?
( укучылар эзтабар кагыйдәләрен әйтәләр. )
Белмәмеш: Кара тәки белделәр бит. Э сез ул кагыйдәләрне үтәргә әзерме соң?
Балалар: Без һәрвакыт әзер!
Белмәмеш: Эзтабарларның лозунгысын беләсезме? Я ничек
Балалар: Һәр көнне игелекле эш эшлә!
Белмәмеш: Ә менә сез игелекле эш эшлисезме соң? Әйдә һәрберегез миңа берәр игелекле эш әйтеп китегез әле. (Һәрберсе берәр игелекле эш әйтеп уза. )
Белмәмеш: Тукта, мин дә боларга бер игелекле эш эшлим әле. Минем аларга алып килгән күчтәнәчләрем бар. Минем сорауларыма да тырышып җавап бирделәр. Шуның өчен сыйлыйм әле мин аларны. (Күчтәнәч бирә) Нәрсә син белем патшасы булдым дигәч тә, буш кул белән килдең мәллә?
Белем патшасы: Юк ла инде. Онытып җибәргәнмен бит. Минем дә кечкенә генә бүләгем бар. ( Бүләкләрен бирә)
Белем патшасы: Әйдә белмәмеш китик, боларның белмәгәннәре юк. Болар чын эзтабарлар булачак. Әйдәгез сез сөйләгез, без әнә анда артка барып утырыйк та, сезне шыпырт кына тыңлыйк.
Убырлы керә: Кара әле, шушыларны эзләп бөтен урманны айкадым. Менә шушы мотосеберемнең аккумуляторы да утырып бетте. Мин сезгә бергә барырбыз бәйрәмгә дидем бит, ник мине көтмәдегез.
Белмәмеш:

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: