үбрәк баллар җыярга тырышыгыз.
Уңышлар сезгә!
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Истә тотыгыз: сез текстның тулы эчтәлеген язарга тиеш. Изложение күләме 80 сүздән дә ким булмасын.
II бүлек
Текстны укыгыз һәм 2-14 биремнәрен үтәгез
Укучы балалар
1) Һәрбер бала, бигрәк тә үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек күрегез, алар белән йомшак сөйләшегез. 2) Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре чагылсын. 3) Шатлык һәм кайгыларын уртаклашыгыз.
4) Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була.
5) Аталарыгызның байлыгы, һөнәрләре һәм киемнәре белән башка укучылар алдында мактанмагыз, үзегезне күрсәтмәгез, бәлки һәрвакыт түбәнчелек күрсәтегез.
6) Күңелне каралтучы, әдәпсез хикәяләр сөйләмәгез, кычкырышмагыз, сүз көрәштермәгез, иптәшләрегезнең хәтерләре калырлык ишарәләрдән, бигрәк тә аларга кул күтәрүдән сакланыгыз.
7) Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән мәхрүм калмагыз.
8) Иптәшләрегездә булган нәрсәләргә кызыкмагыз, алардан шул нәрсәләрне сорамагыз. 9) Бөеклек алуда түгел - бирүдәдер.
10) Мәктәпне бетергәч тә бергә укыган иптәшләрегезне онытмагыз, иң зур дәрәҗәгә ирешсәгез дә бергә укыган иптәшләрегезнең иң түбән дәрәҗәлесе алдында да үзегезне зурга куймагыз.
Ризаэддин Фәхреддиннән
Ризаэддин Фәхреддин (Ризаэддин бине Фәхреддин бине Сәйфетдин, 1858) - мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип. Татар һәм, гомумән, Русиядәге төрки халыклары тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган.
2. Кайсы фикер текст эчтәлегенә туры килми?
1. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән мәхрүм калма
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>