Подготовка к ГИА по татарскому языку

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>

аныгыз бар?
2. "Укымышлы вә холкыны тәрбия әйләмеш кыз алтыннан бәһале вә энҗүдән кадерле байлыктыр" дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз? Укыган текстка нигезләнеп 70 сүздән ким булмаган сочинение языгыз. Тексттан яки "Сәлимә, яки гыйффәт" романыннан 2 дәлил китерегез.
3. Укыган текстка нигезләнеп 70 сүздән ким булмаган "Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәтче" дигән темага сочинение языгыз. Тагын кайсы мәгърифәтче әдипләрне беләсез? Фикерләрегезне тексттан яки әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар белән диләлилләгез.



Изложение тексты.

"Шура" журналы
"Шура" журналы XX йөз башында нәшер ителгән татар газета һәм журналлары арасында мәгълүматлык бәһасе, тематик киңлеге, эчтәлегенң байлыгы, эшләнеш җәһәтенән нәфасәте һәм затлылыгы ягыннан иң күренекле урыннарның берсен алып тора.
Бертуган Рәмиевлар нәширлегендә чыккан "Шура" журналы татар һәм башка төрки халыкларның тарихи һәм иҗтимагый, әдәби үсешләре, мәдәни багланышларына мәртәбәле өлеш керткән. "Шура" журналының зур абруй казанып, югары гыйльми дәрәҗәгә ирешүе, һичшиксез, аның баш мөхәррире Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең, киң эрудициясенең, фидакяр тырышлыкларының нәтиҗәсе.
Ун ел өзлексез нәшер ителгән "Шура" журналы - ХХ йөз башы татар әдәбиятын һәм, гомумән, башка төрки халыклар әдәбиятлары тарихын өйрәнү өчен гаҗәеп бай чыганак. Әдәбият тарихы, фольклор һәм ул чордагы әдәби күренешләр һәртөрле каршылыклары белән журналда чагылыш тапкан.
Раиф Мәрдановтан
Микротемалар.
1. "Шура" журналы - ХХ йөз башында чыккан мәшһүр татар журналы.
2. Бертуган Рәмиевлар - нәшер, Ризаэддин Фәхреддин - баш мөхәррир.
3. 10ел тарихлы журнал - бай чыганак.


Нәф

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: