Подготовка к ГИА по татарскому языку

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Терентьева Л. М.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тәбәрле урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбият укытучысы




Р. ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН
БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК
ВАКЫТЫНДА КУЛЛАНУ


"XIX йөз ахыры белән XX гасыр башы татар мәдәни тормышының кабатланмас күренешләренең берсе" 3:190 булган Ризаэддин Фәхреддин мирасы бай һәм күпкырлы. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек вакытында аның гыйбрәтле сүзләрен, "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Нәсыйхәт", "Болгар вә Казан төрекләре" һ. б. әсәрләреннән өзекләр файдалану укучыларда изложение, сочинение язу, биремнәр үтәү күнекмәләрен генә формалаштырып калмый, тәрбияви кыйммәткә дә ия. Милли-төбәк компоненты галим Р. Мәрданов хезмәтләре аша ачыла.
Сочинение өлеше балаларның яшь, җенес һәм үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып 3 төрдә тәкъдим ителә.
9нчы сыйныф өчен биремнәр төзегәндә, 11нче сыйныф укучылары да фәнни эшкә тартыла. Бу -дәүләт имтиханнарына әзерлек вакытында, алган белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү өчен бик уңай һәм кулай форма.







Эшне үтәү буенча кулланма
Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.
Беренче өлеш 13 биремне үз эченә ала, сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга яки җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.
Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм к

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: