Шекаева Надия Фаязовна, учитель татарского языка и литературы, МБОУ "Васильевская СОШ2 ЗМР РТ"
6 класс, татар әдәбияты
2. Тема: А. Алиш "Әни ялга киткәч" хикәясе.
Көтелгән нәтиҗәләр :
1. Метапредмет. Төрле ситуациядә югалып калмаска кирәклеген аңлау.
2. Предмет. А. Алиш турында белешмә бирү, "Әни ялга киткәч" хикәясен өйрәнү, "хикәяләүче" теоретик төшенчәсен истә калдыру.
3. Шәхескә кагылышлы . Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.
Дәрес тибы: Яңа белем бирү.
Дәрестә кулланылган материал:
1. Күрсәтү материалы: 1) белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр; 2)язучының портреты, тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат; 3)уку эшчәнлеген оештыру буенча план; 4) белемнәрен тигезләү буенча рәсемнәр, схемалар; 5) эталон
2. Тарату материалы: 1) уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; 2) укучыларның белемнәрен беренче тапкыр ныгыту өчен биремнәр(во внешней речи); 3) белемнәрен тикшерү буенча карточкалар; 4) өй эшен бирү өчен таблица.
Дәрес барышы.
1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле көн, дисәм мин.
Хәерле көн диябез.
Кәефләрегез ничек соң?
Матур кышкы көн кебек,
Тукай телен,анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Дәресне башлыйбыз. Бүген безнең яңа тема , сез, һәрвакыттагыча, үзегез теманы китереп чыгаракчаксыз. Тема бик кызыклы, матур күренешләргә бай һәм алдагы дәресләрдә дә алган белемнәрне куллана алачаксыз.
-Шулай итеп, сез бүген яңа белемне нәрсәгә нигезләнеп ачасыз?(Мин нәрсә беләм? Мин нәрсәне белмим? Мин нәрсә белергә телим? Үзем чишү юлын табам. Үзем эшлим!)
-Булдырдыгыз! Сезгә уңышлар телим!
2. Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.
- Укучылар, эшне нәр
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>