Әни татарча белсә, бала да белә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Әни татарча белсә, бала да белә
Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш - калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе - лән кызыксынырга булдык.
Бездә - татар мохите

Әни татарча сөйләшсә, бала татар телен белә. Казанның Идел буе районында урнашкан 369 нчы татар балалар бакчасы мөдире Дания Исмәгыйлева әнә шулай ди. "Бакчада татар мохите тудырырга тырышабыз. Бездә көн дә татар теле яңгырап тора. Тәрбиячеләре - без барысы да - татарлар, алар үз телләрен яхшы белә. Татар бакчалары юк дигән сүз белән килешмим. Әйтик, мин белгән 23, 13, 247 нче бакчалардагы сабыйлар татарча тәрбия - ләнә", - ди ул. Бакча мөдиренең сүзләре ни дәрәҗәдә дөрес - леккә туры килә? Моның өчен бакчадагы төркемнәрне йөреп чыгарга туры килде.

Сабый - лар - ның әти-әниләренең күбе - се - татар милләтеннән. Лә - кин татар дигәннәренең кү - бесе кат - наш гаиләләрдән икән. Бу инде алар өйләрендә татарча аралаша дигән сүз түгел. "Әгәр балаларның әти-әниләре авыл - дан булса, алар татарча, ә шәһәрнекеләр русча сөйләшә. Төркемдә ике телдә дә аралашабыз. Балаларның яртысы татар - чаны ныклап белә, яртысы юк дияргә була", - ди тәрбияче Ләйсән Сабитова. Тәрбиячеләрнең саф татарча сөйләшүен ишетү уңай фикер калдыра. Димәк, тырышалар. Балаларның төрлесе бар, кай - берләре чатнатып җавап бир - сә, җимерә-вата сөйләшүче - ләр дә бар. Шулай да бакчаның татар телен ничек өйрәтүен зурраклар, мәктәпкәчә төркем - нәргә йөрүчеләрдән чыгып бе - лергә мөмкин. Әлеге төркем - дәге балалар без килгәндә "Ел фасыллары" темасына сөйлә - шә иде. Тәрбияче апалары Ал - синә Елелеева янында бөте - рел - гән балалар үзләренең нинди ел фасылларын яртуын, аның үзенчәлекләрен әйтеп узды. &

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: