quot;Мин кышны яратам, чөнки бик күп кар ява", "Яз көне агачларның "бүре"ләре, юк, бөреләре чыга". Җаваплар төрлечә. Баланың бөре сүзен кечкенәдән белүе яхшы. Чөнки татарчасын зурраклар да бел - мәскә мөмкин. "Шөгыльләрдә кара-каршы сөйләшергә, сөй - ләм телен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тырышам", - ди тәрбияче. Музыка укытучысы Фирдәвес Җәләлетдинова да дәресләргә зур өлеш кертә. Балалар урамга чыканда, баянын күтәреп, шунда чыга икән. Ул - музыка буенча укыту-методик әсбаплар авторы да. "Балалар өчен татарча музыка китаплары аз. Шуңа күрә үзебезгә язарга туры килә", - ди Фирдәвес Җәләевна.
"Без бакчада татарча аралашырга тырышабыз, әти-әни - ләр дә өйләрендә татарча аралашсын иде", - ди тәрбиячеләр. Тәрбияче Алсу Сафиуллина рус милләтеннән булган әти-әниләрнең сабыйларын махсус татарча өйрәнергә ките - рү - ен әйтә. Газизләрнең чит тел белүенә алар сөенәләр икән. Рус милләтеннән дигәндә, шәф - кать туташы Татьяна Эм да татарча белә.
Файдасы зур
Республика бакчалары ме - нә икенче ел инде яңа укыту-методик комплектларга (УМК), заманча программаларга ни - гез - ләнеп эшли. "УМК балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү бурычын куя. Яңа программа бер темага киңрәк итеп сөй - ләшү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, көз темасына сөйләшә - без, ди. Тәрбияче җиләк-җи - мешләр, көзге байлыклар бе - лән таныштыра. Шул темага балалар җырлыйлар, рәсем - нәр ясыйлар. Икенче көнне урамга чыккач, тема тагын бер кат кабатлана. Бу юлы инде кулла - рына яфракларны тотып. Башта андый бәйләнеш юк иде. Бу балага дәресне истә калдырырга ярдәм итә. Дәресләр уен формасында уза, утыртып уйнату ягын карамыйбыз", - ди әлеге бакчаның өлкән тәрбия - чесе Энҗе Борһанова. Бакчалардагы башка тәр
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>