Әни татарча белсә, бала да белә

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4

и - цейның 2 сыйныфында белем ала. Кызым, сыйныфта татарчаны иң яхшы белүче - мин, дип куана, - ди Казанда яшәүче Роза Нургалиева.

Безнең хезмәттәшебезнең дә кечкенә кызы русча сөй - ләшә. Ул Казандагы 327 нче бакчага йөри. Монда татар төркемнәре юк, чөнки тәрбия рус телендә оештырыла. Татар теле тәрбиячесе Физалия Мө - хәммәтшина атнага өч мәртәбә татар теле дәресләре үткәрә. "Балаларның татар телендә сөйләшүе түбән дәрәҗәдә. Мин аларны ике төркемгә бүләм. Иң яхшысы - төркемдә 8 бала булу. Ул вакытта һәрбер балага индивидуаль яктан якын килергә мөмкин. Дәрес - ләр 15 минуттан 25 минутка кадәр сузыла. Шөгыльләрдә ара - лашуга өйрәтергә тырышам, мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Кайбер балалар фәлән җырны тыңлыйк инде дип аптыратып бетерә. Кабатлыйбыз, тыңлый - быз. Мәктәпкә барганда, балалар татарчаны бөтенләй белми дип әйтеп булмый", - ди ул. Төркемнәрдә рус балалары күбрәк. Шулай да татарча со - раганда, аптырап калмыйлар. Тәрбияче апалары җөмләне тулы итеп әйтергә өйрәтә.

"Бакчадан ук ике телне белү зыян түгел. Бу вакытта бала ике телдә дә фикерләргә өйрәнә", - ди Казан илкүләм тикшере - нү - ләр технологик уни - - верситеты - ның ике телдә укыту кафедрасы доценты Зилә Маһиярова. "Ике телдә укыту - га юнәлдерелгән белем бирү системасы дөньяда киң таралган. Бездә дә ул үсеш алды. Замана әти-әниләре аның барлык һөнәр ияләре өчен дә кирәклеген аңлый. Телне күб - рәк белгән саен яхшырак. Бүген әти-әни - ләрнең менталитеты башкача. Алар балалары рус телен яхшы бе - лергә тиеш дип саный", - ди ул.





Страницы: <<  <  2 | 3 | 4
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: