Нам не нужна война. На татарском языке

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Кирәкми безгә сугыш
Максат:
1. Баларның Җиңү бәйрәменең асылына төшендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру, Балаларда патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына олылау һәм балаларның бер-берсенә игътибарлык, ярдәмләшү,үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның диалогик сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Шигырьне игътибар белән тыңларга, тәрбияченең биргән сорауларга тулы җавап бирүләренә өйрәтү.
Җиһазлар: сугышка кагылышлы рәсемнәр, ИКТ, слайдлар, Чукмар белән тукмар мультфильмы
Эшчәнлек барышы:
-Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, нинди матур язгы көн. Мондый матур көнне кәефләребез дә шат, күтәренке булсын. Әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмайык, күтәренке кәефне башкаларга да бүләк итик.
Тәрбияче музыка астында шигырь укый: «Кирәкми безгә сугыш" (Ә. Исхак)
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
-Балалар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Сугыш)
-Дөрес, бугенге эшчәнлекне мин нәкъ шушы темага багышларга һәм күп еллар элек булган хәлләр турында сөйләргә телим. (Слайдлар ярдәмендә)
Һәр кеше үз эшен эшләгән: әти-әниләр эшкә киткән, кызлар- курчак белән уйнаганнар, малайлар агач атта тирбәнгәннәр. Берәү дә сугыш башланыр дип уйламаган. 22 июнь-сабыйлар тәмле төшләр күреп йоклаган вакытта дошманнар илебезгә бәреп керә. Сугыш бик аяусыз була. 22 миллионнан артык кешенең гомерен алып китә. Ләкин бабаларыбыз, дошманнарны җиңеп, безгә тынычлык алып кайта. Без аларга рәхмәтле. Кызганычка каршы, алар елдан- ел кими.
Су

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: