Нам не нужна война. На татарском языке

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

гышта катнашкан геройлар арасында безгә таныш шагыйрьләр дә, язучылар да була.
â
F
ô
ž
愁Ĥ摧ᑱЀ 摧ᑱᰀâ
ä
ò
ô
Ð
à
ä
(-Сез сугышта катнашкан нинди шагыйрьләрне беләсез? (Муса Җәлил)
Бик дөрес, Муса Җәлил-илебез горурлыгы. Ул дошманнар кулына әсирлеккә төшсә дә, югалып калмаган, үзенең матур шигырьләрен язуын дәвам иткән.
Тагын бер сугышта катнашкан һәм сезгә таныш булган балалар язучысы-Абдулла Алиш. Сез Абдулла Алишның нинди әкиятләрен беләсез?
Уен-табышмак «Бу кайсы әкияттән?»
1. Җәй буе бал җыя,
Кыш буе хәл җыя.
(Бал корты – «Нечкәбил»)
2. Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә – такылдык.
(Үрдәк – «Сертотмас үрдәк»)
3. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян- Куян кызы)
Ә хәзер без Абдулла Алишның тагын бер әкиятен карап узарбыз. (Чукмар белән тукмар мультфильмын карау. )
-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дус яшәгәннәрме?
- Ни өчен алар талашканнар икән?
-Ә ничек яшәсәң күңеллерәк була икән?
-Әйе, балалар, дус-тату яшәсәң, бер-береңне хөрмәт итсәң, булышсаң, тапкан ризыкларны бергә бүлешеп ашасаң гына, безнең тормышыбыз матур, яшәве дә күңелле булыр иде. Шуның кебек илләр арасында дуслык, татулык булса, сугыш безне әйләнеп үтәр.
Җырлы-сүзле уен Зилем- Зиләле (Физминутка)
-Балалар, безнен өстәлдә сезнең белән ясаган канәфер чәчәкләре бар. Әйдәгез аларны төсле кәгазьгә ябыштырып, ветераннарыбызга бәйрәм открыткасы ясыйбыз. 9 май бәйрәмендә без аларга рәхмәтебезне әйтеп, бүләгебезне тапшырырбыз.
-Менә кумәкләшеп ясагач, ничек матур бүләк килеп чыкты.
Димәк, без илдәге тынычлык өчен кемнәргә рәхмәт әйтергә тиеш?
-Илдә сугыш булмасын өчен ничек яшәргә кирәк?
-Рәхмәт, сезгә балалар. Ял итегез.




Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: