Наҗар Нәҗми – Тукай шәкерте

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

8 сыйныфта әдәбият дәресе.
Тема: Наҗар Нәҗми - Тукай шәкерте
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет - "тел", "халык", "тарих" төшенчәләрен аңлауга ирешү.
Предмет - Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Агыйдел - ак пароход" әсәрен өйрәнү.
Шәхескә кагылышлы - укучыларда милли үзаң тәрбияләү, туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту.
Материал : дәреслек (1 нче кисәк)
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, слайдлар: Наҗар Нәҗми портреты; шигырьләре, Наҗар Нәҗми сүзләренә язылган җырлар.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру
Исәнләшү, хәлләр сорашу, яхшы кәеф теләп, дәресне башлау.
Психологик уңай халәт булдыру.
2. Актуальләштерү
1) Алдагы дәрестә бирелгән өй эшен тикшерү.
2) Укытучы , юнәлдерүче сораулар биреп, Бакый Урманче иҗаты турында әңгәмә оештыра.
oo Рәссамның иң зур картинасы ничек атала?
oo Ул ничә полотнодан тора?
Укучылар Бакый Урманче иҗат иткән тарихи шәхесләр турында сөйлиләр.
oo Без бүген Тукай иҗатын олылаган язучыбыз Наҗар Нәҗми иҗаты белән танышырбыз. Гүя Тукайның уй-фикерләре, еллар аша килеп, хәзерге татар-башкорт әдәбияты аксакалы Наҗар Нәҗми иҗатында кайтаваз булып яңгырый.
1. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы бүген дәрестә Наҗар Нәҗми иҗаты белән танышачакларын һәм "Агыйделдә - ак пароход" әсәрен өйрәнәчәкләрен әйтә.
I. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1. Автор белән танышу.
1) Укытучы, шагыйрьнең шигырьләрен, китапларын күрсәтеп, тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
2) Чылбыр белән дәреслектән Наҗар Нәҗми турында белешмә укытыла.
3) Укытучы, сораулар ярдәмендә, укучыларның аңлавын тикшерә.
oo Наҗар Нәҗми кайсы төбәктә туган?
oo Нинди

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: