Мәсьәлә төшенчәсен бирү

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Мәсьәлә төшенчәсен бирү.
Максат:1) Мәсьәлә төшенчәсе бирү, дөрес итеп мәсьәлә төзи
белергә ,шартын, чишелешен , җавабын табарга өйрәтү.
2)исәпләү күнекмәләре, логик фикерләүләрен, хәтер, игътибарлылыкларын үстерү
3)табигатьне ярату һәм тирә-юньгә сак караш тәрбияләү
Җиһазлау:компьютер,экран. проектор,күргәзмәлелекләр.
Дәрес барышы:
1. Оештыру.
Исәнмесез,укучылар
Килдегезме дәрескә?
Уен,көлке эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
Укучы:Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
Укытучы: Укучылар бүген бездә математика дәресе. Хәзер игътибар белән миңа карыйсыз һәм дәресебезне башлыйбыз. Дәресне башлаганчы дәрестә утыру ,эшләү кагыйдәләрен искә төшерик әле :
-Үз урыныңда авышмыйча,дөрес итеп утыр.
-дәрескә күңел сал
-сораган сүзне дөрес аңлап,ачык тавыш белән җавап бир
-укытучының һәр сүзен игътибар белән тыңла
Булдырдыгыз. Сез бүгенге дәрескә әзерме?
-Әзер.
-Дәрескә күнел сал укучым
Сиңа белем,тәрбия бирер укытучың.
Һәр сәгатең үтсен синең файдага
Йөзең ак,мәртәбәле булырсың кайда да.
2. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
Әзер булсагыз, киттек математика иленә сәяхәткә. Ул бүген безгә нинди яңалыклар ачар икән? Нәрсәләр белән гаҗәпләндерер? Сездән укучылар игътибарлылык сорала.
1 слайд. Тактада ике командага бүленеп мисаллар эшлибез(Мисаллар тактага алдан язып куела):90 41 32
6-0 71 5-2
Кайсы мисалларны чишмичә генә җавапларын әйтеп була?
0 кергән мисалларны (0не алсаң да кушсаң да шул ук сан чыга)
1саны белән нинди кагыйдә кулландыгыз?
-1не алсаң алдагы сан ,кушсаң аннан соң килүче сан чыга
2 саны белән нинди кагыйдә кулланасыз?
2не кушу өчен башта 1не кушарга,аннары тагын 1

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: