й төзү белән бер. Без өй төзегәндә башта нишлибез? (Саныйбыз,аннары шуңа язабыз) Мәсьәлә чишкәндә дә шулай эшлибез.
Слайдта4
Җавап
Чишелеш
Сорау
Шарты-бирелеш
-Хәзер дәреслекләр белән эшләп алабыз. 2 (1мәсьәләне берсе,икенчесен икенчесе укып җавап бирә. )
Физ минут:
Хәзер бераз ял итик
Тәнебезгә көч кертик
Бер урында таптаныйк
Сикергәләп тә алыйк
Уңга,сулга күз салыйк,
Муеннарны боргалыйк,
Кулларны алга сузыйк.
Үткен кайчылар булыйк.
Бер чүгәлик,бер басыйк.
Кул тегермәне ясыйк,
Тиз арымаска тырышыйк.
Арганнарга булышыйк.
1,2,3
Бездә ныклы көч
Көчле без белем белән
Белемнәрне ныгытыйк
Мисал,мәсьәлә белән.
Булдырдыгыз,утырыгыз. Китаптан 5-дәфтәрдә,6-телдән.
Хәзер дәфтәрләрне ачабыз һәм 3 эшлибез. (Карап торам,авырыксынсалар,булышам. Тактага карап тикшерәбез. Яки слайдта.
5,6. эшләп алабыз. Булдырдыгыз,дәфтәрләрне ябабыз,алып куябыз.
Ә хәзер безнең яраткан шөгылебез ноутбукларда математик тренажерда шөгыльләнеп алабыз. Тиенкәй тренажеры.
Булдырдыгыз,дәреслек белән эшне дәвам итәбез. 6 телдән,7 дәфтәрләргә эшлибез.
3. Йомгаклау. Булдырдыгыз,шулай итеп мәсьәлә иленә сәяхәтебез ахырына якынлашты. Кабат искә төшерик әле математик хикәя кайчан мәсьәлә була? Шарты,соравы. чишелеше,җавабы булганда. Әйтегез әле миңа сезгә тормышта мәсьәләләр чишәргә туры килерме икән?
Кайларда кулланырсыз?Сезгә дәрес ошадымы?
Дәресне ничек бәялисез? Үзегезнең эшчәнлекне ничек бәялисез? Укытучыга ничәле куясыз?. (Бәяләр смайликлар белән күрсәтелә).
Страницы: << < 1 | 2 | 3