Минем сөйгән китабым

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны элек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?
-Ташка, каен тузына.
-Ә нәрсә белән язганнар дип уйлыйсыз?
- Очлы таякчык . каз каурыен карага манып.
-Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче , бик күп кеше хезмәт куя.
1у. Башта кәгазь эшләү өчен
Шактый хезмәт сорала.
Әдипләр әсәрне язгач,
Эшләр бераз җайлана.
2у. Язучының һәрбер сүзе
Редактор аша үтә.
Китаптагы һәр сүз өчен
Ул үзе җавап тота.
3у. Китап басу машинасы
Биткә сүзләр төшерә.
Битләр әле китап түгел
Елмаймыйлар кешегә.
4у. Ябыштырып, төпләп куйгач.
Тышларга кирәк була.
Исемнэрен язгач кына,
Ул битләр китап була.

II тукталыш. – « Китапханә тукталышы» .
Шәйхи Маннурның «Алай итмә» шигырен уку.
«Бик ярата шул Мәрфуга
Китапларны күп укырга.
Ятса да ул, торса да ул,
Суза тизрәк китапка кул.
Оныта урын җыярга.
Бит юарга, чәч тарарга,
Чыкмый урамга уйнарга.
Китап булсын гел аңарга!
Ашарга дип утырса да,
Өстәлгә ул китап сала.
Бер укый да, бер аш кааба.
Белмим нинди тәмен таба.
Ә, минемчә, бутала ул.
Бернәрсә аңламый кала ул!
Алай итмә, син үскәнем,
Ашаганда бел аш тәмен,
Укыганда – китап тәмен.
Барысын да бергә бутап ,
Җибәрмә син эшнең тәмен!»
Шигырь эчтәлегенә карата сорауларга җавап бирү:
- Сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор бу шигыре белән сезгә нинди киңәш бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме?
-Ә хәзер «Укытучы һәм малай» ди

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: