битләрен ачканда бармакларыңны төкрекләмә, битләрне өстән, почмактан ача башла.
Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.
Китапны кояшка куйма: югыйсә, тышы кибеп кубар, битләре саргаер.
Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.
6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?
7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!
- Менә түземле дәваланучылар зарланмыйлар, ыңгырашламыйлар,дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Аларны китап докторлары дәвалыйлар. Ә бүген мин сезне китап докторлары булырга чакырам. ( Укучылар китапларга ремонт ясыйлар).
Х. Халиковның «Китап докторы» шигырен уку.
«Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый…
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең? Чынлап та:
Бите төшә, ертыла-
Ул бит көн дә тотыла.
Алам шуңа сак кына.
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләи мин:
Әйткәнне һич көтмим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
Мин аларнын докторы. ».
Сәяхәтне йомгаклау.
- Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер сезнең ярдәм белән бу китапларны башка укучылар да укый ала. Менә безнен сәяхәтебез дә ахырына якынлашты. Халыкта «Китап – белем чишмәсе», «Китап- кешенең дусты» дигән мәкальләр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез , барыбыз да китап белән дус булыйк! Тагын бер кат кабатлап үтик: кайларда сәяхәт иттек, ниләр белдек? (Балаларның җаваплары тыңлана). Сәяхәтебезне китап турында шигырь белән тәмамлыйсы килә:
«Минем сөйгән китабым».
Мине укып күр , дисен.
Миндә күпме сер дисең.
Күбрәк өйрән, бел, дисең.
Хикм
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>