Кушу хэм алу

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Математикадан 2 нче сыйныф өчен технологик карта. 2
Тема: Кушу һәм алу гамәле.
Дәрес максаты: 1)телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту, кушу,алу гамәллләрендәге компонет исемнәрен белүне ныгыту һәм сөйләмдә куллану, 2)логик фикер йөртә белү күнекмәләрен үстерү, 3)мөстәкыйль эшләп үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
Шәхси УУЭ: үзбәя кую сәләтен булдыру, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, хатат ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерә белү кү некмәләрен булдыру.
Регулятив УУЭ: укытучы :укытучы белән берлектә уку матсатлары кую.
Танып - белү УУЭ:чагыштыру,танып - белү активлыгын, логик фикерли белү кунекмәләрен тәрбияләү,әкиятләрне искә төшерү,
Коммукатитив УУЭ: үз фикереңне булдыру, сорауларга аңлап һәм төгәл җавап өйрәнү, аралаша,ярдәмләшә белүләрен, бердәмлекләрен булдыру.
Җиһазлау:компьютер, интерактив такта.
Материаллар :китап, "Эш дәфтәрләре",гади дәфтәрләр, геометрик материаллар, "Кояш" макеты, рәсемле карточкалар.
Предметара бәйләнеш:уку дәресе,әйләнә-тирә дөнья дәресе.
Эш формалары:фронталь , индивидуаль, төркемдә.
Ресурслар:"Математика" 2 класс, 1 нче кисәк, Доровеев Г. В. Казан "Мәгариф" нәшрияте, Москва "Просвещение" 2010 ел
Дәрес этаплары
УУЭ
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар эшчәнлеге
Оештыру өлеше
Психологик уңай халәт тудыру.

Коммуникатив УУЭ
-Хәерле көн, балалар. Барыгызга да яхшы кәефләр, уңышлар,тырышлыклар теләп дәресебезне башлыйбыз.
-Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?
-Көз көне көннәр нинди була?
-Яз көне көннәр нинди була?
-Әйдәгез бергәләп кояшны чакырыйк әле.
-Хәерле көн барыбызга да.
-Көз башы

-Яңгырлы да,салкынча, . . .
-Җылы,кояшлы.
Актуальлләштерү.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: