Дәрес темасы. "Кояшлы ил - бәхет иле" темасына сыйныфтан тыш уку дәресе. 
 Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет -- укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. 
 Пр е д м е т -- укыганнарны гомумиләштереп кабатлау. 
Шәхескә кагылышлы -- балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү. 
 Материал: дәреслек. 
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы, тестлар. 
 Дәрес барышы. 
 I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
 1. Дәресне оештыру моменты:
 - исәнләшү;
 - укучыларны барлау;
 - уңай психологик халәт булдыру. 
 2. Белемнәрне актуальләштерү. 
 1. Өй эшен тикшерү. 
 2. Лексик гимнастика: темага караган лексиканы кабатлау. 
 3. Уку мәсьәләсен кую. 
 II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы. 
 Дәрес материалын аңлату. 
 А). Дәреслектәге өстәмә уку текстлары өстендә эшләү. 
1. Яңа лексика белән таныштыру: сүзләрне дөрес уку, әйтү; тәрҗемәсе белән таныштыру, сүзлек дәфтәренә язу, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү. 
Фоат Садриевның "Көнбагыш чәчәге" хикәясен уку; уку төрләре, яңа сүзләрне кулланып, текстны тәрҗемә итү, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру. 
- Төп геройның исеме ничек? Әбисе аңа нәрсә сөйли?
- Әкият өлешен рольләргә бүлеп уку. 
- Әкияттәге малайның ни өчен кояшка әйләнәсе килә?
- Хикәядән әкият өлешен һәм әкият булмаган өлешне табып, бүлеп укырга. 
- 6 нчы биремдәге сорауларга җавап эзләү. 
2. Әхмәт Рәшитовның "Кояшлы ил - бәхет иле" шигырен уку, җырын тыңлау, өйрәнү, сүзлекчә белән танышу, тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү. 
- Кеше кайда бәхетле була? соравына җавап эзләү, фикереңне дәлилләү. 
3. Мәгъсүм Хуҗинның "Туган көн" хикәясен уку, яңа сүзләрне куллан
		Страницы: 1 | 2 > >>
