Кошлар – яшеллек сакчылары

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Кошлар - яшеллек сакчылары.

Максат һәм бурычлар:
1. Балаларның яз, аның айлары, билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Балалрның кошлар турындагы белемнәрне киңәйтү, аларны танырга өйрәтүне дәвам итү.
3. Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын һәм фикерләвен үстерү.
4. Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: кошлар тавышы язылган аудиоязма, ноутбук, мольберт, күчмә кошларның рәсемнәре.


Методик алымнар: сорауларга - җавап, әңгәмә, күрсәтмә материаллар һәм техник чаралар куллану, мактау, үсендерү.


Алдан эшләнгән эш: саф һавада язгы табигатьне күзәтү, матур әдәбият уку, Р. Вәлиеваның "Яз" шигырен яттан өйрәнү, яз турында әңгәмәләр үткәрү, материал туплау.





Эшчәнлекнең барышы:

Тәрбияче. Балалар, безнең төркемебезгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик.
Балалар. Исәнмесез!
Кунаклар. Иәнмесез, балалар!
Тәрбияче. Балалар, урындыкларга утырыйк әле. Әйтегез әле, балалар, хәзер урамда елның кайсы вакыты?
Балалар. Яз.
Тәрбияче. Әйе, дөрес, яз фасылы. Сез яз фасылының нинди билгеләрен беләсез?
Балаларның җаваплары:
- Кояш җылыта.
- Кар эри.
- Гөрләвекләр ага.
- Тамчылар тама.
- Агачлар уяна.
- Беренче чәчәкләр чыга.
- Урмандагы җәнлекләр уяналар, туннарын алыштыралар.
- Җылы яктан кошлар кайта.
Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән яз турында нинди шигырь беләбез әле? Яле, Илзирә, сөйләп күрсәт әле.
Яз килде, кояш көлде
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар
Куанды алмагачлар.
Тәрбияче. Шигырьнең исеме нич

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: