Кошлар – яшеллек сакчылары

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3

әрбияче. Балалар безгә ничә кош очып килде?
Балалар. Күп.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, саныйк: 1, 2, 3, 4, 5.
Балалар, ә хәзер кошларны карыйк әле, алар нинди өлешләрдән тора икән? Камил, кил әле, сыерчыкның нәрсәләре бар, күрсәт.
Камил. Кошның башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары һәм аяклары бар.
(Берничә бала кошның гәүдә өлешләрен әйтеп чыга. )
Тәрбияче. Дөрес, булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер, әйтегез әле миңа, кошлар табигатькә нинди файда китерә соң?
Балаларның җаваплары:
- Алар агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.
- Кошлар матур итеп сайрыйлар.
Тәрбияче. Әйе, алар үсемлекләрне, агачларны зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар һәм кешеләргә зур файда китерәләр. Матур итеп сайраулары безнең күңелләребезне күтәрә.
Уен "Кайсы кошның тавышы?
( Балаларга җылы яктан кайткан кошларның тавышы язылган аудиоязма тыңлатыла, ә алар шул кошларны танып, исемнәрен әйтергә тиешләр. )
Эшчәнлекне кул эше - оригами белән төгәллибез. Кәгазь битеннән кош сурәте ясау. Төсле карандашлар белән күзен, томшыгын билгеләп кую. Балаларны мактау. (Эш барышында кошлар сайравы язылган аудиоязма кую. )








Страницы: <<  <  1 | 2 | 3
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: