Кошлар – яшеллек сакчылары

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

ек?
Балалар. "Яз".
Тәрбияче. Шигырьне кем язган?
Балалар. Резидә Вәлиева
Тәрбияче. Бик дөрес. Әйдәгез әле, бергәләп сөйләп күрсәтик.
(Күмәк сөйләү. )
Тәрбияче. Ә хәзер ял итеп алыйк. ( Хәрәкәтле ял минуты. )
Киң итеп җәеп колач (балалар кулларны як - якка җәяләр)
Килде яз, килде яз. (кул чабу хәрәкәтләре ясыйлар)
Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)
Көн аяз, көн аяз. (кул чабу хәрәкәтләре ясыйлар)
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр. ( әкрен генә иелеп күрсәтәләр)
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә бер көй тыңлатам. Игътибар белән тыңлагыз әле. (Кошлар тавышын тыңлау. )
Тәрбияче. Бу нинди тавыш.
Балалар. Кошлар тавышы.
Тәрбияче. Әйе. Яз көне табигатьне матурлап, җылы яклардан кошлар кайта. Бу кошлар нинди кошлар дип атала.
Балалар. Күчмә.
Тәрбияче. Дөрес. Балалар, ә алар ни өчен җылы якларга китәләр соң?
Балаларның җаваплары:
- Алар салкыннан куркалар.
- Ашарга таба алмыйлар.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, кошларны чакырыйк:
Күктә оча каргалар,
Кычкыралар: "кар" да "кар".
(Кара карганың контурлы рәсеме фланелеграфка куела. )
Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә?
Балалар. Кош.
Тәрбияче. Бу кошның исемен кем белә?
Балалар. Кара карга.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Монда ничә кош?
Балалар. Бер.
Тәрбияче. Дөрес. Әйдәгез әле, тагын башка кошларны да чакырыйк.
Чакырабыз кошларны,
Кошлар, әйдә килегез
Язны алып килегез!
(Фланелеграфка сыерчыкның, тургайның, торнаның, карлыгачның контурлы
рәсемнәре куела. )
Тәрбияче. Безгә тагын сыерчык, тургай, торна, карлыгач очып килделәр. Болар нинди кошлар?
Балалар. Күчмә.
Т

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: