Тема: Әкиятләр. 
Максат:
1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият жанрының үзенчәлекләрен өйрәнү; әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү. 
2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү. 
3. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату. Әкиятләр аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү. 
Өйрәнелә торган әсәр: Мактанчык бай әкияте. 
Җиһазлау: презентация Әкияттә-кунакта , мультимедия аппараты, әкият китаплары күргәзмәсе, дәреслек, жетоннар. 
Дәрес барышы:
 I Мотивлаштыру -оештыру өлеше. 
1. Уңай психологик халәт тудыру. 
2. Актуальләштерү. 
- Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик җитез, бик тырыш кызлар, малайлар. Алар дөнья гизәргә, илләр күрергә яратканнар. Күбрәк белергә теләп, һәр көн мәктәпкә йөргәннәр. Ул балалар сез түгелме?
 - Мин дә сез шундый укучылардыр дип уйлаган идем. Әйдәгез әле, барыбыз да урыннарга утырыйк та, дәресебезне башлап җибәрик. 
3. Өй эшен тикшерү. 
- Укучылар, өй эше итеп сезгә нәрсә бирелде? Барыгыз да укып килдегезме? Бик әйбәт, балалар, булдыргансыз. Мактанчык бай әкияте турында дәреснең уртасында сөйләшербез. 
4. УМ кую. 
- Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә әле әллә нинди, бик матур әкиятләр укырбыз. Сез үзегез дә аларны укырга яратасыз. Шулаймы? 
- Балалар, димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
- Бүген без гомүмән әкиятләрнең исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият дөньясына чумабыз. 
Тема, число дәфтәрләргә языла. 
II УМ өлешләп чишү. 
1. - Балалар, нәрсә соң ул әкият? Әкият турында сез нәрсә әй
		Страницы: 1 | 2 | 3 > >>
