Исемнең чыгыш килешен ныгыту

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Кадомцева Мария Тимофеевна
Татар теле
2 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Исемнең чыгыш килешен ныгыту.
Максат: 1) үзеңнең һәм иптәшеңнең кайдан кайтканын әйтә һәм сорый белү; әйберне кайдан алганыңны әйтә белү;
2) чыгыш килеше кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллануны ныгыту;
3) татар теленә кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: сүзләр, кушымчалар язылган карточкалар, компьютер, проектор
Әдәбият: 1) "Күңелле татар теле" 2 класс. Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Г. М. Әхмәтҗанова.
2) Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2 нче сыйныф. (Укытучылар өчен методик кулланма) Р. З. Хәйдәрова. , Л. Ә. Гыйниятуллина
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
oo Исәнмесез!
oo Хәерле көн!
oo Хәлләрегез ничек?
oo Бүген дәрестә кем юк?
II. Уку мәсьәләсен кую.
"Кайсы сүз артык" уены. Тактада 4әр сүз язылган карточкалар. Балалар артык сүзне табалар һәм ни өчен артык икәнен әйтәләр.
1) Чаллыдан
Мамадыштан
Алабугадан
Чистайдан
oo Кайсы сүз артык? (Мамадыштан, чөнки -тан дигән кушымча ялганган. Бу сүз саңгырау тартыкка тәмамланган, шуңа күрә
-тан кушымчасы ялгана)
2) кибеттән
мәктәптән
эштән
бәйрәмнән (чөнки бәйрәм сүзе - борын авазына тәмамланган, шуңа күрә -нән кушымчасы ялгана. Сүз нечкә әйтелешле. )
3) өстәлдән
өйдән
шәһәрдән
сумкадан (калын әйтелешле сүз, шуңа күрә -дан кушыичасы ялгана. Калган сүзләр нечкә әйтелешле. )
4) бакчадан
урмандан
авылдан
театрдан
oo Монда кайсы сүз артык? Кушымчалар бертөрле бит. (Монда урман сүзенә кушымча дөрес ялганмаган. Ада -нан кушымчасы ялгана. Димәк, урманнан сүзе артык .

III. Уку мәсьә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: