Тема: И авазы һәм хәрефе белән танышу. (1 шөгыль)
Максат: игътибарлылык тәрбияләү; истә калдыру һәм ишетү сәләтен үстерү; 
А, У авазлары турындагы белемнәрне ныгыту; И авазы һәм хәрефе белән танышу; И авазының дөрес әйтелешенә ирешү; авазның сүздәге урынын билгеләү; схемага нигезләнеп сүзләр уйлау. 
Җиһазлау: кыңгырау; флажоклар; ковролин; туп; предметлы рәсемнәр; таякчыклар; тасмалар; балык-схемалар; кызыл фишкалар; И хәрефе язылган карточка; көзгеләр; кулъяулыклар. 
Шөгыльнең барышы:
I. Оештыру моменты: Киресен әйт! уены. 
II. Кабатлау, ныгыту. 
Нинди авазга башлана? уены (А, У). 
Дөрес әйт яки Мин нинди аваз әйтергә теләдем? уены: артикуляциясе буенча билгеләү һәм таякчыклар ярдәмендә язу. 
А, У авазларына характеристика. 
III. Яңа тема белән танышу: И авазы. 
Нинди авазга башлана? уены: ит, ипи, итек, ишек, ишкәк, ил, иләк, имән. . . 
 – Димәк, без бүген тагын бер яңа аваз: И авазы белән танышырбыз. 
Көзгеләр ярдәмендә артикуляциясен билгеләү. 
Авазга характеристика. 
Ял минуты: 
Ишектә йозак тора, (балалар, бармакларын аралаштырып, кулларын 
Кем ача, кем бора? йомарлыйлар; йозакны як-якка боралар, 
Боргалаштыргалыйбыз, йозаклы кулларын тез башларына сугалар, 
Сугып-сугып карыйбыз, йозакны тарткалыйлар, җилкә сикертәләр,
Тартып-тартып карыйбыз, кулларын ычкындыралар)
Һаман ача алмыйбыз. 
Ачкыч таптык,
Ишекне ачтык. 
 И – кунакка чакырган дидактик-уены: предметлы рәсемнәр белән ковролинда үткәрелә. 
5. Игътибарлы булыгыз! уены: мин әйткән сүзләр И авазына башланса гына кулыгызны чабыгыз: ит, кит, итек, читек, имән, пилмән, чирек, ирек, иртә, киртә, исем, җисем, тишек, ишек. 
6. И, син кайда? уены: туп белән үткәрелә. 
7. И – командир уены. 
8. Авазның урыны
		Страницы: 1 | 2 | 3 > >>
