Халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә куллану.
Халык үзенең барлык белем һәм күнекмәләрен , гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен, тормышта очраган төрле хәлләрне тәрбия максатында файдаланырга тырышкан. Шушы күзлектән чыгып, халыкның белемнәр җыелмасын мин дә үз эшемдә файдаланырга булдым.
Беренчедән, халык авыз иҗаты әсәрләре дәресләрдә куллану өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак булып тора. Төрле темаларны өйрәнгәндә ,мәкальләр, табышмаклар, әйтем нәр бик үтемле һәм истә калырлык материал. Әлеге халык авыз иҗаты әсәрләрен телебезнең фонетика, лексика, фразеология, морфология, синтаксис бүлекләрен өйрәнгәндә дә бик уңышлы файдаланырга мөмкин. Шулай эш иткәндә мин түбәндәге максатларга ирешәм:
- туган телдә тәрбия һәм белем бирү;
- яшь буынның милли мәдәниятне, халык мирасын өйрәнүе һәм аны башка халыклар мәдәнияте белән баетуы;
- үз халкыңның рухи-әхлакый кыйммәтләре аша, тирә-юньдәге кешеләргә карата кайгыртучанлык кебек милли сыйфатларны үстереп, рухи бай шәхес тәрбияләү.
Икенчедән, халык авыз иҗаты әсәрләре ата-аналарны халык җәүһәрләрен гаиләдә файдалану тәҗрибәсе белән таныштыра.
Өченчедән, яшьләргә үз-үзләрен тәрбияләүдә халык өйрәтүләрен , бу өлкәдә гомумкешелек туплаган тәҗрибәне ирештерә.
Татар теле дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре туган телебезнең төзелешен, аның байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә.
Башлангыч сыйныфларда авазларны дөрес әйтүгә өйрәтүдә, матур сөйләм тәрбияләүдә,әйләнә-тирә мөһит белән таныштыруда тизәйткечләрнең әһәмияте зур. Халык уеннарында да бала күңеле өчен азык табыла. Аларда төрле җыр , авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләре дә бар. Җырлы-сүзле уеннарның әһәмияте аеруча зур. Мондый уеннар баланы музыкаль авазлар белән хисләндерә, күңелендә нәфислек тойгысы у
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>