Халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә куллану

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ята, музыканы аңларга өйрәтә. Шуның өчен дә балалар җырлы-сүзле уеннарны бик яраталар. "Гөл бану" ,"Җиләк җыям как коям","Кәрия-Зәкәрия"уеннары шундыйлардан.
Лексика бүлеген өйрәнгәндә, табышмакларны, мәкальләрне, әйтемнәрне куллану укучыларда кызыксыну уята.
Синонимнарны татар халык җырларыннан, мәкальләрдән
күпләп табарга мөмкин.
Антонимнар мәкаль , әйтем һәм әкиятләрдә еш очрый.
Омонимнар мәзәкләрнең эчтәлеген баеталар.
Дәрестә монологик һәм диалогик сөйләм үстерү өчен түбәндәге темаларга мөрәҗәгать итәм: "Татар халык ашлары" , "Сабантуй бәйрәме","Татар халык киемнәре","Хезмәт төбе- хөрмәт"һ. б.
Татар теле дәресләрендә гади җөмлә синтаксисын һәм кушма җөмлә синтаксисын өйрәнү өчен мәкальләр бик үтемле чыганак.
Аларны мисал буларак истә калдыру да уңайлы, төзелешләрен ачыклау да кызыксыну тудыра.
Мәсәлән, тезмә кушма җөмләләр турындагы белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өчен, мәкальләрдән файдаланып, нәтиҗәле эш төрләре тәкъдим итәргә дә мөмкин:
1) төрле темаларга тезмә кушма җөмләләр белән бирелгән мәкальләр язып килү;
2) мәкальләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлату;
3) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә белән
бирелгән мәкальләрдә мәгънә мөнәсәбәтләрен ачыклау;
4) мәкальләрнең схемасын сызу.
Мәкальләрдә кулланыш активлыгы ягыннан теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр күпчелекне тәшкил итә:"Мәкаль әйттем үзенә, мәкаль бәрде күзенә"һ. б.
Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнгәндә түбәндәге эш төрләре башкарылырга мөмкин:
1) "Тел","Белем","Туган җир" темаларына иярченле кушма җөмлә белән бирелгән мәкальләр язып килергә;
2) әлеге җөмләләрне төзелешләре ягыннан төркемләү;
3) мәка

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: