льләрне мәгънәләре буенча төркемләү;
4) бәйләүче чаралары буенча төркемләү
5) мәкальләрнең эчтәлеген хикәяләр нигезендә аңлатып күрсәтү.
Әдәбият дәресләрендә аерым темалар буларак халык авыз иҗатының түбәндәге төрләре өйрәнелә: "Әкиятләр", "Табышмаклар", "Җырлар"," Мәкальләр","Бәетләр",
"Риваятьләр".
"Татар халык мәкальләре"темасы укучыларда зур кызыксыну уята. Дәрес башында укытучы татар халык мәкальләренә, канатлы гыйбарә,әйтемнәргә билгеләмә бирә. Аларда милли тарих, көнкүреш, әдәп, халыкның характер үзенчәлекләре һәм әхлак нормалары чагыла. Мәкальләрдә, халык гыйбарәләрендә, афоризмнарда кешелекнең күпкырлы мөнәсәбәтләре гәүдәләндерелә.
Бик борынгы заманнардан безгә халыкның шатлык һәм борчу, ышану һәм ышанмау, намус, кешелек ,кайгыртучанлык һәм эгоизм турындагы мәкальләре килеп җиткән.
Әти-әниләр, туганнар һәм якыннардан игелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык турында мәкаль-әйтемнәр сорап язарга яисә үзләренә уйлап чыгарырга кушкан бирем укучыларның кайгыртучанлык дәрәҗәсен үстерә. Алар үз эшләрен мәкальдәге фикерләр белән чагыштыра башлыйлар, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлырак булырга тырышалар.
Табышмаклар- халык авыз иҗатының борынгы төрләренең берсе. Борынгы кешеләр еш кына табышмакларны кешене, аның кешелек сыйфатларын , характерының әхлак
билгеләрен, акылын, зирәклеген сынау өчен кулланганнар. Табышмаклар бер үк вакытта дөньяга поэтик караш тәрби яләүдә булышалар, кеше өчен юаныч булып торалар.
Дәресләрдә укучылар үзләре табышмак төзи, иптәшләрене кен төзәтә , тулыландыра, ә бу- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерә.
Шулай итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен белем бирү, тәрбия бирү һәм логик фикерләүне үстерү чыганагы итеп карарга да мөмки
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>