кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. 
Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт тудыру
Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. 
1. Исәнләшү. 
-Исәнмесез, балалар!
Хәерле иртә!
2. Дежур укучы белән әңгәмә. 
-Бүген сыйныфта кем дежур?
-Бүген ничәнче гыйнвар?
-Атнаның кайсы көне?
-Бүген көн нинди ?
-Бүген сыйныфта кем юк?
-Молодец! Утыр. 
3. Теләкләр теләү
-Мин сезгә барыгызга да уңышлар телим. 
-Ә сез бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?
Шундый теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрик. 
Сорауларга җавап бирәләр. 
-Исәнмесез!
Хор белән әйтү:
Хәерле иртә миңа, 
Хәерле иртә сиңа, 
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
-Бүген сыйныфта мин дежур. 
-Бүген 20нче гыйнвар. 
-Бүген чәршәмбе. 
-Бүген көн салкын. 
-Сыйныфта барысы да бар. (Сыйныфта . . . юк, ул авырый)
Балалар бер-берсенә теләкләр телиләр. (Мин сиңа . . . телим )
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәдәмәшнең аралашу холкы белән идарә итү. 
 
2 этап
Өй эшен тикшерү
Рәсем буенча сөйләү (16 бит)
Рөстәм турында сөйләү
3 этап
Актуальләштерү. 
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. 
Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материал белән бәйли. Бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү. 
-Рөстәм нинди малай?
-Ул нишли? Ул батырлык эшлиме?
-Нинди кеше батыр була?
-Батырлык сүзен нинди язучылар, шагыйрьләр белән рәттән куеп була?
Сорауга җавап бирәләр
-Рөстәм батыр (көчле, курыкмый торган. 
		Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>
