Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә анализ

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Дәреснең темасы: Гадел Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» әсәрен анализлау. 11 сыйныф
Дәрес тибы: информацион технологияләр кулланып, гомумиләштереп кабатлау дәресе.
Дәрес төре: конференция
Дәреснең максаты:
1. Г. Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча алган белемнәрне камилләштерү.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү .
3. Әсәрдәге геройларда чагылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, укучыларда уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
Интерактив такта, мультимедиа аппараты, DWD плеер караоке белән, СД диск һәм аудио кассета, компьютер.
I. Оештыру моменты.
1) Симфония астында И. Юзеевның Мәхәббәт, нишләттең син мине? шигыре укыла.
Нишләттең син мине, мәхәббәт?
Тилерттең, шаштырдың,
Күкләргә аштырдың,
Сагышлар уяттың,
Наз гына оялттың,
Кабыздың, сүндердең,
Тыңлаттың, күндердең,
Чәчәкләр өздердең,
Сагынгач түздердең,
Ялгызым калдырдың,
Татлы яшь тамдырдың,
Күңелне нечкәрттең…
Мәхәббәт, син мине нишләттең?
2) Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты, эпиграфы белән таныштыру.
- Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.
Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укылган соң?
Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г. Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: