Фатих Хөсни. "Чыбыркы" хикәясе

Страницы: 1 | 2  >  >>

Дәрес темасы. Ф. Хөсни. "Чыбыркы" хикәясе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет -- укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.
Предмет -- Фатих Хөснинең "Чыбыркы" әсәрен уку, укылган эчтәлекне үзләштерү, әсәрнең сюжет элементларын өйрәнү.
Шәхескә кагылышлы -- хикәядә тасвирланган вакыйгалар аша укучы балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.
Материал: дәреслек, язучы папкасы материаллары, Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау, дежур доклады;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика.
3. Актуальләштерү.
Әңгәмә оештыру.
Үткән дәрестә кайсы язучының иҗатын өйрәндек? Кем турында укыдык? Аның нинди әсәрләрен исегездә калдырдыгыз? Бу язучы күбрәк нинди темаларга язган?
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Бүгенге дәресебездә үткән теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Димәк, бүгенге темабыз ничек аталыр? /Укучылар Ф. Хөснинең "Чыбыркы" хикәясен өйрәнүне дәвам итәчәкбез, дип фаразлыйлар/
Яңа дәрестә язучы Ф. Хөснинең "Чыбыркы" әсәрен өйрәнүне дәвам итәчәкләре әйтелә.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Сүзлек өстендә эш: сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язып кую.
Даһи - великий
рәт чыкмас не будет толку
Ботинка туздырмаган - не износил ботинки
чыбыркы - кнут
Сабы (сап) - ручка, рукоятка
дегетле -с дёгтем
Эндәшми - молчит
Фатих Хөснинең "Чыбыркы" әсәренең икенче өлешен уку, уку төрләре. / Укытучы әсәрне укый башлый.

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: