Фатих Хөсни. "Чыбыркы" хикәясе

Страницы: <<  <  1 | 2

Укучылар чылбыр буенча укыйлар.
- яңа лексиканы кулланып, текстны тәрҗемә итү
- Эчтәлек буенча әңгәмә оештыру.
Малайны җәйгә кая кайтаралар?
- Ул аннан нәрсә алып килә?
-Җәйге ялда малай нәрсә белән шөгыльләнгән?
Бу турыда кайдан белдек?
Дәреслектәге биремнәр һәм сораулар өстендә эшләү:
3 нче сорауга җавап. /Укучылар үз фикерләрен дәлилләп җавап бирергә тиешләр/
4 нче бирем. Малай авылда нишләгән? Әтисе аны кем булыр дип уйлый? Малай үзенең киләчәге турында уйлыймы? Ул нишләргә генә ярата?
Эш дәфтәрендәге 2 нче биремне эшләү. Сорауларга җавап язу.
III. Рефлексия
1. Рефлексив кабатлау.
Укытучы, укылган өлешнең эчтәлеген кабатлау өчен, укучыларга сораулар бирә.
Сез җәй көне авылга кайтканыгыз бармы?
Анда күңеллеме?
Авылдагы ял белән шәһәрдәге ял аерыламы? Сезгә кайда ял итү күбрәк ошый?
Рәшит авылда нишли?
- Ә сез авылда ялда вакытта нишлисез?
Рәшит кебек ял итүчеләр арагызда бармы? һ. б.
Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
Өй эшен аңлату: 1) "Чыбыркы" әсәренең икенче бүлеген укырга һәм бүлеккә исем бирергә;
2) - укылган өзеккә кыскача план язарга;
3) - өзеккә иллюстрация ясарга (ирекле бирем).
Алдагы дәрескә проблема кую.
Сез барган җирегездән (ялдан, авылдан) нинди сувенирлар алып кайтырга яратасыз?




Страницы: <<  <  1 | 2
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: