Ф. Кэрим

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

әниемнең исеме – Тамара Ивановна. Аңа 42 яшь. Аны эштә хөрмәт итәләр. Гаиләдә без дус яшибез.
. Ә минем абыем бар. Аның исеме – Сергей. Аңа 35 яшь. Ул - әйбәт кеше. Ул тыныч холыклы, акыллы, тыйнак, ярдәмчел кеше. Ул миңа һәрвакыт үрнәк.
Минем абыем – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып тора утлар. ( Ә. Ерикәй)
Бу минем әтием. Аның исеме – Виктор Сергеевич.
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Сабантуйларда әле
Җиңгәне булмаса да,
Ул иң-иң көчле кеше.
Баһадир төсле кеше
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
Минем әбиемнең исеме – Анастасия Макаровна. Ул авылда яши. Бабай күптән вафат булган.
Әбиемә 81 яшь. Ул матур. Әби белән бабай 36 ел бергә яшәгәннәр, 3 бала үстергәннәр. Алар эшчән, уңган, акыллы, тәртипле булып үскәннәр.
Әбием бик акыллы. Аны авыл халкы бик ярата, чөнки ул кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Әбием йомшак күңелле, тәмле телле. Ул кешеләрне дә, табигатьне дә яхшы аңлый.
Җәй көнне әбием белән мин урманга йөрим. Җиләкләр, файдалы үләннәр җыябыз. Әбиемнең бакчасында бәрәңге, кыяр, кишер, суган күп һәм тәмле булып үсә. Бакчада матур чәчәкләр дә күп. Әбием чәчәкләр ярата.
Мин һәр җәйне әбием янына кайтам.
Минем ике сеңелем бар:
Катя белән Наташа.
Иң нәние Наташа
Гөлләргә сулар сибә.
Катя инде укучы,
Бигрәк оста бии,
Күлдә аккош йөзәмени,
Аягы җиргә тими.
Әниемә булышалар:
Юышалар керләрне,
Абыема, мәктәпкә, -
Үтүклиләр күлмәкне.
Кич җитүгә, бергәләшеп
Уйныйбыз да җырлыйбыз,
Көләбез дә шаярабыз –
Бик тә тату яшибез.
Укытучы. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Вика әнисенә багышлап

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: