Ә. Еники. Әйтелмәгән васыять

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема:Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча сочинение язарга әзерләнү.

Максат:1. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле,матур,төгәл итеп әйтә,аңлата белү күнекмәләрен ныгыту;
2. Әдипнең әхлак нигезләрен өлкән буын кешеләре тормышыннан эзләвенә игътибар итү; кеше рухының көче ,матурлыгы, туган җиренә ,теленә булган мәхәббәте сурәтләнгән образларның әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзендә булдырырга теләк,омтылыш уяту;
3. Укучыларда кешелеклелек,өлкән буынга хәрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Ә. Еники портреты,әдип турында М. Вәлиев язган сүзләрдән плакат,"Әйтелмәгән васыять"спектакленең видеоязмасы,терәк сүзләр,аңлатмалы сүзлек,Ә. Еники китаплары,"Мирас" журналы.

Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

II . Актуальләштерү:
1. "Әйтелмәгән васыять" спектакленең бер өзеген (Акъәби һәм Миңлебай карт очрашкан урын) карау.
Әңгәмә. Сез бу персонажларны таныдыгызмы? Әйе,Миңлебай картның сүзләрендә тирән мәгънә ята. "Казан астында утның өзелмәве яхшы,"-ди ул. Ни өчен шулай ди? Миңлебай картның шушы сүзләре белән автор безгә нәрсә әйтергә тели?Бүген без шушы сорауларга җавап табу нигезендә "Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча сочинение язарга әзерлек эшләре алып барырбыз.
III. Уку мәсьәләсен кую,чишү:
1. Сочинениегә әзерлек. Теманы билгеләү,сайлау.
2. План төзү.
а)кереш өлештә нәрсә турында язарсыз?(Ә. Еникинең нинди язучы булуы һәм иҗаты турында кыскача әйтеп үтү)
Укытучы: Кешеләрнең эчке кичерешләрен,хис-тойгыларын бөтен осталык белән күрсәтә алган әсәрләре байтак. Әмма кеше хисләрен бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан Ә. Еники әсәрләре аерылып тора. Кеше күңеленең &

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: