Ә. Еники Әйтелмәгән васыять хикәясен

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5

и елап китте, рәнҗеп китте.
2 укучы. Әйе, Акъәбине мин кызгандым. Балаларына карата күңелемдә нәфрәт хисләре уянды.
3 укучы. Мин дә шулай уйладым. Күңелләре каты бу балаларның.
4 укучы. Әби авылда да ялгыз яши иде. Монда балалары янында да әби үзен ялгыз хис итеп яшәде. Һ. б. шулай итеп укучыларның фикерләре тыңлана.
Рәхмәт. Вакыйгаларны берләштерик. Ата-ана каршындагы ул-кызларның бурычы бу. Плакатлардан шул турындагы язмалар карала.
Шулай, балалар, һәркемгә ата-анасының хакын хаклап, ризалыгын алып соңгы юлга озатырга насыйп булсын. Менә Ф. Яруллинның ата-ана ның хакын хаклап яшәмәүчеләр турында бер шигыре бар. ( Ф. Яруллинның Кешеләрдән гел яхшылык эзлим шигырен бер укучы укый. )
Тормышта барлык уллар, кызлар да Акъәби балалары шикелле түгел. Әти-әниләрен зурлап, хөрмәт итеп яшәүчеләр дә безнең арабызда бик күп. Алмаз Хамзин әнисенә багышлап шигырь иҗат иткән. Аны Әлфис Кыямов башкаруында тыңлыйк әле. Менә бит нинди сүзләр әниләре турында. . . Әниләрен шулай кадерләп яшәүчеләр безгә үрнәк булып тора.
III. Йомгаклау.
Өйгә эш. Газиз анасын олылап яшәмәүчедән берни көтмим Ф. Яруллин дигән темага миниатюр- сочинение язарга.
Билгеләр кую.




Страницы: <<  <  3 | 4 | 5
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: