Ә. Еники Әйтелмәгән васыять хикәясен

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>

дыралар, ә күңелен, җанын тыңлау юк. Сезнеңчә кайсы кыйммәтрәк, тәнне кайгыртумы, әллә җанны кайгыртумы?
Акъәбинең күңеле тыныч түгел бит. Әйтәсе васыятьләре турында уйлана, борчыла. Балаларының шул теләкләрен тыңларга вакыт бирергә теләмәгәннәренә бәргәләнә. Шуңа күрә ул алдындагы ризыкларны рәтләп күрми дә бит. Ул бит инде үлемгә якынлаша, аның васыятьләрен әйтеп калдырасы килә. Шулардан чыгып әйтәбез: тән ризыкландыруга караганда Акъәбинең күңелен, җанын тыңлау кыйммәтрәк.
Акъәбине больницага көчләп илтеп куюның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Балалар куркыр дию сәбәплеме?
Юк, сәбәбе ул түгел. Алар аның мәшкатеннән куркалар. Өйдә үлсә мәшәкате дә эше дә күп булачак дип куркалар. Мулла чакыртасы, юуучылар чакыртасы, өйнең бөтен җирен юып чыгарасы була бит.
Акъәбине мөселманча күммәделәр. Төп сәбәп марля таба алмаумы?
Балалары зур-зур урыннарда эшлиләр, теләсәләр марля табарлар иде. Алар бу гамәлгә ваемсыз карыйлар. Ничек күмелсә дә исләре китми. Алла сакласын, табут белән күмделәр. Йөрәкләре ничек чыдады икән, йөрәк урынында таш микән әллә аларның?
Ә шагыйрьне ни өчен сөйләүдән туктаталар?
Чөнки шагыйрь хакыйкатьне сөйли. Ә кемнең чын хаклыкны ишетеп торасы килсен? Шуңа аңа кычкырып, сүзен кырт кисәләр. Алар үзләрен яхшы кешеләр дип уйлый торганнардыр. Тәкәббер холыклары белән шагыйрьне сөйләүдән туктаттылар.
Акъәбине табут белән кабергә төшергәндә Гөлбикә бик каты елады, -ди автор. Елавы ни сәбәптән икән?
Әнисен мәңге яшәр дип уйлагандыр, ә әниләре үлде дә китеп тә барды теге дөньяга. Әнисен тыңларга вакыт бирмәде, оятына көч килеп, күңеле нечкәреп киткәндер дип уйларга була.
Әйдәгез, хәзер әсәрдән вакыйгаларны бергә җыйыйк та нәтиҗә ясап карыйк. Әниләре балаларына риза булып китте микән?
1 укучы. Юк, ничек риза булсын! Әб

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: