Ә. Еники Әйтелмәгән васыять хикәясен

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

өчен киемнәрен, мәрҗәннәрен биреп калдырасы килә. Аларны бит әти-әниләре кигән, бик күп башкорт кызлары кигән. Ул бит башкорт халкының мирасы, аларның милли киемнәр буларак та сакларга тиешләр. Сакламаганда онытылып бетәчәк. Сакланып буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, әбиләренең кадерле милли киеме итеп сакларга, аннан үз балаларына шулай дәвам итә. Гаилә ядкәрләрен кадерләп саклау, аларны изге әйбер итеп күрү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру һәр ул-кызларның бурычы булырга тиеш.
Әйе, рәхмәт. Әлегә 3 васыятьнең әһәмиятен калдырып торабыз, чөнки әсәрдә әле өченче васыять турындагы фикер дәвам итә, шунда ачыкларбыз.
II. Яңа теманы өйрәнү.
1. Сүзлек өстендә эш.
Тәкәббер – үзеңне зурга кую, масаю
Мәрхүм – үлгән кеше
Гыйбрәт – акыл алырдай вакыйга
Кәфен – үлгән кешене төрү өчен марля
Табут – гроб
2. Әсәрне башта укытучы укый башлый, барлык укучыларына үрнәк рәвешендә, аннары балалар дәвам итә.
3. Әсәрне анализлауга керешү.
Менә, балалар, Акъәбинең дөньялыктагы гомере бетте, мәңгелеккә озату шушылай тәмамланды. Хәзер өзектәге әһәмиятле вакыйгаларны бергә җыйныйбыз. Өченче васыятьнең әһәмиятен ачыклаудан башладык.
Туган җиргә юлны онытмагыз, анда юл өзелмәсен, ата-бабалар җирен онытмагыз, дигән иде.
Әйе. Әмма, хөрмәтле укучылар, бу васыятьне Акъәбинең балалары ничек гамәлгә ашырырга тиешләр? Бу теләген үтәү ни өчен кирәк? Әһәмияте нәрсәдә?
Әле әниләре янына сирәк булса да кайталар иде. Мин үлгәч бөтенләй туктарлар, дип курка әби. Авыл апа-агайлары белән аралашып яшәгез, әби-баба, апа-ага каберенә кайтып йөрегез, ди. Әйе, алар суын эчкән чишмәләрен, су буендагы тал-өянкеләрне онытырга тиеш түгел. Авыл агалары, апаларына кайтып бер җылы сүз әйтеп аралашу күңелләргә ямь бирә, җаннар җаннарга кушылып күңелләргә мату

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: