ыл темасына "Рәхмәт иптәшләр","Кояшлы иртә" кебек әсәрләрен яза. Алар киләчәккә өмет,ышаныч белән сугарылганнар. Шулай да әдипнең бу еллар иҗат үзенчәлеген билгеләрдәй әсәрләр булып "Рәшә","Саз чәчәге" повестьлары тора. Язучы кеше тормышын,бәхетен әхлак,кешелеклелек мәсьәләсе белән бәйләп карый. Шунда ук яшәп килгән җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә ,рухына зыян салуын да сәнгатьчә сурәтли.
III. Ә. Еникинең 60-80 нче еллар иҗаты. Әдип бу елларда татар әдәбиятының алтын фондына кергән ,кыйммәтләре вакытлар үтү белән арта бара торган әсәрләрен яза:"Әйтелмәгән васыять","Матурлык","Туган туфрак","Төнге тамчылар","Җиз кыңгырау" һ. б. Язучы кешенең шәхесе,хезмәте ,җирдәге урыны,чын һәм ялган кыйммәтләр,бүгенгебез һәм киләчәгебез турында тирән борчыла. Әлеге әсәрләрне берләштерә торган нәрсә-үзәктә әхлакый конфликт тору. Ә. Еники милләт язмышы,буыннар арасындагы бәйләнеш,гореф-гадәтләрнең,традицияләрнең сакланышы,Туган җиргә мөнәсәбәт һ. б. гомумкешелек кыйммәтләрен проблема итеп күтәрә.
2. Автор үз геройларын рухи яктан буш һәм бай күңелле кешеләргә аера. Рухи ярлы кешеләрне ул ничек тасвирлый?
"Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча шушы сорауга җавап эзләү. Әңгәмә.
(Символ дәрәҗәсенә күтәрелгән Акъәбигә капма-каршы буларак аның балалары ,килен-кияүләре ,оныклары сурәтләнә. Автор аларны тәрбиясез кешеләр итеп,кара буяулар белән бирми. Тормыш агымына бирелеп,алар туган туфракка битараф карый башлаганнар. Бу исә әниләренә мөнәсәбәтләрендә дә сизелә. Шул ук вакытта ,җәмгыятькаршында үзләрен яхшыатлы итеп күрсәтергә тырышалар:авырган әниләрен алып китәләр,табибларга күрсәтәләр,гел хәлен белешеп торалар. Ә инде чын асылларын билгели торган әйберләрне үтәмиләр:ә
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>