Ә. Еники Матурлык хикәясе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ниләренең соңгы васыятьләрен тыңламыйлар,өйдә үлүен теләмиләр,кәфенләп күммиләр һ. б. Акъәби үз балаларында эчкерсез якынлык хисе булмавын күреп,йөрәге әрни. )

III. Уку мәсьәләсен кую,чишү.
1. Шигъри юллар һәм мәкальләр белән танышу ,мәгънәләрен ачыклау.
а) Хатын кызның бөтен матурлыгы
Бөтен күрке ана булуда.
Һ. Такташ
б) Матурлыкка бай ул безнең заман,
Адым саен бездә матурлык
Барлык батырлыкның,
Матурлыкның
Иҗат итүчесе халык бит.
Һ. Такташ
в) Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.
Мәкаль.
г)Тышкы матурлык белән масайма,эчке матурлык белән масай.
Мәкаль.
Әйе,матурлык - бик тирән мәгънәле төшенчә ул.
2. Ә Еникиның "Матурлык" хикәясе белән танышу. Әңгәмә.
Укытучы:
. . . Бала дөньяга килгәнче ана кеше аны йөрәге янында 9ай буе йөртә ,тугач ,төннәр буе аңа бишек җыры көйли .
Менә бала тәпи йөреп китә , сөйләшә башлый . . . . Баксаң , ата белән ана күрми дә калган, бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше булырга тырышып ята икән .
Үсә төшкән саен , бала белән ата-аналар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа . Алар, элек-электән ,буыннан-буынга күчә килгән . Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларнда чагылдырырга тырышалар.
Әлеге әсәр дә нәкъ менә шушы турыда. Ә. Еники матурлык темасын ничек ача? Нинди мәсьәләләр аша күтәрә?
-Бәдретдиннең күңел матурлыгы.
-Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.
-Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.
-Шәкертләрнең матур мөгаләмәсе.
-Табигать матурлыгы.
3. Әсәрнең сюжет элементларын табу

(Экспозиция- 1-2 абзац; вакыйгалар үстерелеше-Бәдретдиннең кем икәнлеген ачыклау; кульминация-ананың йөзен күреп ,шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш-куелган сораул

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: