Ә. Еники Матурлык хикәясе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема:Ә. Еники "Матурлык " хикәясе.

Максат:1) укучыларга "Матурлык" әсәрнең эчтәлеген төшендерү ;
2)әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү;
3)укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү,Бәдретдин образы,шулай ук табигать белән кеше,кеше белән кешеһәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү;
4)матурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек,хрестоматия,"Матурлык" хикәясе,Һ. Такташ шигырьләре, халык мәкальләре.

Дәрес барышы:
I. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү:
1. Ә. Еникиның тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясау.
Искәрмә:Дәфтәргә кыскартып язып кую.
Ә. Еники- халык язучысы,Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,бөтен тормышы һәм иҗаты Хакыйкать,Дөреслек,Намус үрнәге булган чорыбызның күренекле әдибе.
Язучы иҗатын өч чорга бүлеп өйрәнү:
I. Ә. Еникинең сугыш чоры хикәяләре. Язучы Бөек Ватан сугыәы чорында хуҗалык һәм каравыл гаскәрендә хезмәт итә. Шул елларда сугыш темасына язылган хикәяләре басылып чыга:"Бала","Ялгыз каз","Ана һәм кыз","Бер генә сәгатькә" һ. б. Авторның игътибар үзәгендә сугыш алып килгән кайгы-хәсрәт,авырлыклар. Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә туган үзгәрешләр,рухи халәт,психологик кичерешләр кызыксындыра. Фәрваз Миңнуллин язганча,сугыш темасын фәлсәфи ноктадан карап яктырта:"Яшәеш үлемне җиңәчәк,чөнки матурлык һәм мәхәббәт-мәңгелек дигән оптимистик рух белән сугара".
Сугыш темасына соңрак та әйләнеп кайтып,"Кем җырлады?","Без дә солдатлар идек"һ. б. әсәрләрен язды.
II. Әдипнең 50 нче еллар иҗаты. Сугыштан соңгы елларда Ә. Еники ав

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: