Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар.
Эчтәлек:
Кереш. Фәнни-эзләнү эшенең максат һәм бурычлары.
Әмирхан Еникинең сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге:
2. 1. Әмирхан Еники иҗатына кыскача күзәтү.
2. 2. Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар.
2. 3. Символлар аша фикер җиткерү остасы.
2. 4. Ә. Еники әсәрләрендәге метафоралар, аларның үзенчәлеге.
3. Йомгак.
Кереш.
Барлык язма нәфис әсәрләр җыелмасын без уртак исем белән – матур әдәбият дип атап йөртәбез. Ләкин моңа карап сүз сәнгате гел бертөрле, бер формада гына икән дип аңларга ярамый. Аның эчендә хәйран күп агымнар, стильләр, юнәлешләр, методлар бар. Бер талантлы язучы үзе генә дә үтә катлаулы, кабатланмас, уникаль күренеш ул. Әмирхан Еники стиле дигәндә, без менә шушы үзенчәлекле дөнья белән очрашабыз.
Стиль - художникның сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге,- дип яза Г. Халит. Ә. Еники моны үзенең иҗат тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлата, мәсьәләне тагын да ачыклый төшә. Ул иҗат үзенчәлегенең бик тотрыклы булуына басым ясый. Ләкин шулай да нәрсә соң ул йөз яки үз йөзе дигән төшенчә? Кыска гына итеп әйткәндә, мин моны язучының эчке дөньясы дияр идем. Менә шул эчке дөньясы аның язган әсәрләрендә үз йөзе булып, көзгедәге шикелле чагыла да инде. Бер дә үзгәрмәс бик нык нәрсә ул йөз дигәнең. . . Тормыш кына аны үзгәртсә үзгәртә ала . Әйе, әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышкач, бу фикернең дөреслегенә инанасың. Әдипкә 85 яшь тулу уңаеннан "Казан утлары" журналында (1994 ел, 3 сан) аның белән әңгәмә үткәрелгән. Әнә шул әңгәмәдә Ә. Еники үзе турында болай дип яза:" Мин гомерем буе рухи азатлыкка һәм фикри хөрлеккә сусап яшәгән кеше. Әмма яшәвем 8 яшьтән алып 80 яшькә кадәр тоталитар система шартларында узды. . . Аның кадерле дип әйтерлек чагы булы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: